ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Фән һәм мәгариф

Кырым ханлыгы тарихын туплаган хезмәтләрне Казанда тәкъдим иттеләр

13 февраль 2018, 16:37 , Фото: Салават Камалетдинов

Кырым ханлыгы тарихын туплаган хезмәтләрне Казанда тәкъдим иттеләр Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узган презентациядә Кырым галимнәре дә катнашты.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Кырым фәнни үзәге тарафыннан әзерләнгән һәм нәшер ителгән тарихи басмалар тәкъдим ителде. Анда Кырымнан килгән галимнәр үзләре дә катнашты.

Исегезгә төшереп узабыз, 2014 елда Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Тарих институтының карары буенча, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Кырым фәнни үзәге төзелгән иде. Шул вакыттан бирле фәнни үзәк галимнәре тарафыннан эшләнгән 15 хезмәт дөнья күрде. 

“Безнең институтта төзелгән Кырым фәнни үзәге татар һәм кырым-татар галимнәренә тыгызрак хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирде, -  диде Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов. - Алтын Урда, Кырым ханлыгы тарихын тирәнрәк өйрәнү мөмкинлеге туды, чөнки анда материал шактый бай. Безнең Казан ханлыгына караган чыганаклар бик аз, ә Кырымда 18 гасырга хәтле бик бай материал бар. Татарстаннан торып кына, аларны өйрәнү мөмкин түгел. Икенче яктан, Кырым галимнәренә үзәкнең эшләп китүе файдалы булды. Сәяси мәсьәләләр аркасында алар чит илләр белән турыдан-туры бәйләнешкә керә алмыйлар. Ә Казан филиалы булгач, аларга да бөтен мөмкинлекләр ачылган. Безнең институт тәҗрибәсе алар өчен зур үрнәк булды. Кырым галимнәренең дә базасы төзелде. Кырымда милли кадрлар әзерләнә, яшь галимнәр булуы куандыра, шулай ук, өлкән буын да бар.Үз дәүләтчелекләре булмаса да, Кырымда фән, белем бирү өлкәсендә вазгыять бик үк начар түгел”.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Кырым фәне үзәге бүлеге җитәкчесе Эльдар Сейдаметов “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә үзәкнең максатлары хакында әйтеп узды. “Безнең төп максат кырым татарлары һәм Кырымда яшәүче башка халыклар мирасын өйрәнү, бу хакта хезмәтләр башкару, - диде Эльдар Сейдаметов. - Исмәгыйль Гаспарлы тормышын, иҗатын барлау шактый кызыклы булды. Үзәк кырым татарлары һәм Кырымда яшәүче башка милләтләр тарихы буенча архив материалларын эзләү, археологик тикшеренүләрне киңәйтү, фундаменталь хезмәтләр, укыту-методик әсбаплар бастыру эшләрен җайга салдык. “Крымское историческое обозрение” фәнни журнал елына ике мәртәбә нәшер ителә. Журналдагы мәкаләләр төрле телләрдә (5-6) языла. Әлеге басма төрле ил галимнәрен берләштерүче үзәк булып та тора. Журналның географиясе шактый киң, электрон версиясе дә эшли. Биредә кырым татарлары турында мәгълүмат табарга мөмкин. Журналда даими рубрикалар эшли; тарих, хәзерге заман, әдәбият һәм тел, мәдәният, мирас. Биредә моңарчы мәгълүм булмаган галимнәрнең хезмәтләре, хан ярлыклары турында да материаллар укырга мөмкин”.

Эльдар Сейдаметов белдергәнчә, Кырым эзтабарлары авыл тарихларын кызыксынып өйрәнә. Ә Тарих институтының филалы булган Кырым фәнни үзәге тарихи чыганакларны системага салып, җитди хезмәтләргә өстенлек күрсәтә. Кырым татарларынның тарихи, архитектура һәм мәдәни һәйкәлләре тупланмасы әзерләнгән. Кырым кунагы белдергәнчә, мондый хезмәтләрне аерым районнар буенча да эшләргә кирәк, чөнки архитектура һәйкәлләренә бай Кырым бер томга гына сыймый.

Хөсәен Фәезханов хезмәтләре буенча, Исмәгыйль Гаспарлы тупланмалары да фән дөньясында үз сүзен әйтерлек хезмәтләр. Галимнәр раслаганча, И.Гаспарлының тулы хезмәтләрен берләштергән басма юк иде әле.

Тарих интитутында тәкъдим ителгән:“Свод памятников истории, архитектуры и культуры крымских татар”. Том 2. Бахчисарайский район (Симферополь, 2016), Полное собрание сочинений Исмаила Гаспринского. Том. II (Симферополь, 2017), Документы Крымского ханства из собрания Хусейна Фейзханова (Симферополь, 2017), Крымскотатарские арабографические грамматики конца XIX – начала XX вв. Лингвистическое наследие крымских татар. Книга 1 (Белгород, Симферополь, 2017) барсы да рус телендә дөнья күрде. Проект авторлары белдергәнчә, алда искә алынган кайбер хезмәтләрнең киләчәктә кырым-татар теленә тәрҗемә ителүе дә күздә тотыла.

Китап презентациясендә Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих иститутның директоры Рафаэль Хәкимов, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов һ.б. да катнашты. Равил Моратов үз чыгышнда галимнәргә яшьләрне кызыксындырырлык, популяр телдә язылган хезмәтләргә өстенлек бирергә кирәклеген киңәш итте. Кырым фәнни үзәк галимнәренә киләчәктә дә нәтиҗәле эшчәнлек алып барырга өндәде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр