ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Җәмгыять

Татарстанда 51 яшь әни тәүге баласы өчен түләүләр алган

13 февраль 2018, 17:26 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстанда 51 яшь әни тәүге баласы өчен түләүләр алган 2018 елның 1 гыйнварыннан соң аз керемле гаиләдә туган беренче балага 8490 сум күләмендә пособие бирелә.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Ел башыннан гамәлгә кергән канун нигезендә, республикада 51 яшь әни беренче баласы өчен өстәмә түләүләр алырга өлгергән. Бу хакта Татарстан социаль яклау министрлыгы Эльмира Зарипова Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

Исәкртеп үтик, 2017 елның 28 ноябрендә узган Координацион совет утырышында Россия Президенты В.Путин өстәмә материаль ярдәмгә мохтаҗ яшь гаиләләргә ярдәм төрләре кертүне тәкъдим итте. Шуның берсе – 1 гыйнвардан беренче бала туган гаиләләргә айлык түләүләр. 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла. 2018 елда беренче балага тәгаенләнгән түләүләр суммасы 8490 сумны тәшкил итә. Ул 2017 елның икенче кварталында Татарстанда балаларның яшәү минимумына тигез.

«Татарстанда 51 яшь әни беренче баласы өчен өстәмә түләүләр алырга өлгерде. Гомумән алганда, республикада балалы гаиләләргә юнәлтелгән ярдәм күләме 3,5 млрд сумны тәшкил итә”, – диде министр.

Беренче балага бирелә торган түләүләргә ия булуның махсус шартлары бар: әнинең дә, баланың да РФ гражданлыгы булырга тиеш, шулай ук РФ территориясендә даими яшәү дә төп шарт. Өченчесе һәм төп шарт: бер кеше башына туры килә торган айлык керем 13713 сумнан артмаска тиеш. Бу – яшәү минимумының 1,5кә тапкырлап билгеләнгән сумма. 2017 елның икенче кварталында Татарстанда бер кеше башына яшәү минимумы 9142 сумны тәшкил итә (9*142*1,5=13713 сум). Әйтик, өч кешедән торган гаиләнең айлык кереме (әти-әни һәм яңа туган бала) 41139 сумнан артмый икән, яшь әни айлык түләүгә өмет итә ала.

Беренче балага тиешле айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен социаль яклау бүлегенә түбәндәге документлар тапшырыла:
- баланың туу (уллыкка алу) турындагы таныклыгы;
- гаилә әгъзлаларының 12 айга бүленгән керем турындагы белешмәсе;
- банкта ачылган счет реквизитлары;
- паспорт.
Татарстанда гаиләдә туган тәүге балага беренче пособие Балтач районы Сизнер авылында яшәүче Анастасия Тарасовага бирелде. Бу тарихи вакыйгада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр