ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Балтачта бала арбасын иң оста бизәүчеләр ачыкланачак
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек

Дин

Черек күл паркында хәйрия акциясе үткәреләчәк

13 февраль 2018, 21:16 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Черек күл паркында хәйрия акциясе үткәреләчәк Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында тәрбияләнүчеләр өчен ярдәм күрсәтә алачак.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). 16 февральдә, җомга көнне, Казанда Черек күл паркы территориясендә янә хәйрия акциясе үткәреләчәк. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар шугалакка килеп, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында тәрбияләнүчеләр өчен ярдәм күрсәтә алачак. Спорт инвентарен алып торудан һәм кафедан кергән табыш мохтаҗларга җыеп тапшырылачак.

“Добрая Казань” проекты кысаларында уза торган әлеге акция шәһәр үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора һәм ул хәйриячелек культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10