ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра
Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”
Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Олимпиадада алтын медаль алуы белән котлады

Җәмгыять

Татарстан халкын Төркиядә себер түләмәсе авыруы чыгуы турында кисәтәләр

13 февраль 2018, 21:42

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, февраль аенда төньяк Төркиядә әлеге диагноз белән 70 кеше хастаханәгә озатылган.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе рәсми интернет-порталында Төркиядә себер түләмәсе авыруы чыгуы турында мәгълүмат пәйда булды.

Ведомство мәгълүматлары буенча, февраль аенда Төркиянең төньягында себер түләмәсе диагнозы белән 70 кеше хастаханәгә озатылган. Аларның өчесендә диагноз лаборатория тарафыннан расланган. Бер хатын-кыз үлгән.

Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы авыруның сәбәпчесе итеп, илнең төньягында Акчаабат торак пунктында инфекцияле сыер ите куллану, дип белдергән.

Күзәтчелек органы белгечләре Татарстан халкын чит илгә чыкканда авырулар булу фактын истән чыгармаска киңәш итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр