ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Балтачта өлкәннәр өчен тагын бер клуб оештырылган

14 февраль 2018, 03:00 , Фото: baltaci.ru/

Балтачта өлкәннәр өчен тагын бер клуб оештырылган Клубка йөрүчеләрнең иң яшенә 45 булса, араларында 65-70 яшьлекләр дә бар.

(Балтач, 14 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Үткән көздә Балтач районы Яңгул китапханәсе каршында Сәлимә Габделхакова үз инициативасы белән “Сердәш” ветераннар клубы оештыра һәм, уңышлы гына эшләп тә китәләр. Төрле очрашулар, куңел ачулар, җыелып чәй эчүләр инде матур традициягә әйләнеп бара, дип яза җирле басма.

Быел да берничә тапкыр очрашканнар. Бер очрашуны шигърияткә багышлаганнар. Очрашуга танылган балтачлы, берничә китап авторы, мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында Татарстан күләмендә билгеле Чулпан Габделганиева, авылдашлары Энҗе Закирова, Сәлимә Габделхаковаларның иҗаты белән танышканнар. Икенче берсендә фикер алышып, планнар корганнар, клубка яңа членнар кабул иткәннәр. Бергәләп гимнастика ясап, гәүдәләрен “җылытканнар” да, кичке авыл урамы буйлап “прогулка”га чыкканнар, аннан алып килгән тәм-томнар белән чәй эчкәннәр. Китапхәнәчеләр Хәлимә белән Алсу да өлкәннәрне ачык йөз белән каршы ала, һәр башлангычларын сөенеп кабул итә, ярдәм итәргә әзер тора.

Клубка йөрүчеләрнең иң яшенә 45 булса, араларында 65-70 яшьлекләр дә бар. Бу көннәрдә алар кабат очрашырга җыена, онытылган милли йолаларны кайтару турында сөйләшәчәкбез, ди Сәлимә ханым.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10