ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Балтачта бала арбасын иң оста бизәүчеләр ачыкланачак
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек

Икътисад

Әлмәтнең 75 меңнән артык кешесе социаль түләүләр алган

14 февраль 2018, 05:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәтнең 75 меңнән артык кешесе социаль түләүләр алган Идарә 82 төрле дәүләт хезмәтләре күрсәтә.

 (Әлмәт, 14 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә социаль яклау идарәсенең исәп-хисап җыелышы булып узды. дип яза җирле басма.

Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең һәр өченчесенең социаль яклау идарәсенә йомышы төшкән. Бу аңлашыла да, чөнки идарә 82 төрле дәүләт хезмәтләре күрсәтә. 2017 елда социаль яклау идарәсе белгечләре учреждениеләргә һәм авыл җирлекләренә 43272 запрос җибәргән. Идарә начальнигы Кадрия Гыйматдинова билгеләп үткәнчә, торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә күрсәтелә торган социаль ярдәмгә ихтыяҗ зурдан икән. Узган ел әлмәтлеләрнең һәр алтынчысы, ягъни 35889 кеше торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә барлыгы 373, 5 миллион сум субсидия алган. Кыйммәтле дарулар алуга 37 өлкәнгә матди ярдәм күрсәтелгән. 56 пенсионер шифаханә-курорт юлламасы белән тәэмин ителгән. Балигъ булмаган балалы гаиләләргә социаль ярдәмгә 174 миллион сумнан артык акча тотылган һәм башкалар. Тулаем алганда, узган ел федераль, республика бюджетлары хисабына шәһәр һәм район халкына социаль ярдәм күрсәтүгә 776,5 миллион сум акча тотылган. Муниципаль бюджет та төрле категория кешеләргә социаль ярдәмгә 10 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән.

Район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов социаль яклау идарәсе эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ул өлкәннәрнең даими кайгырту тоеп яшәүләрен, хәзер шикаять белән килүчеләрнең булмавын ассызыклады. Аның белән һәркем килешәдер, социаль хезмәткәр булып очраклы кеше яисә эш урыны, хезмәт хакы кирәк булганга гына эшли алмыйлар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева да шушы фикердә булуын белдерде. Ул хезмәтләрен югары бәяләп, фидакарьләргә район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын тапшырды. Социаль яклау идарәсе дә үзенең бүләкләрен әзерләгән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10