ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Казанда сәнгать көллияте бинасын сафка бастыруны йөкләде

14 февраль 2018, 09:41 , Фото: Романова Оксана

Рөстәм Миңнеханов Казанда сәнгать көллияте бинасын сафка бастыруны йөкләде Татарстан Президенты әлеге бинаны уникаль архитектура һәм тарихи объект дип атады.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, уникаль архитектура объекты булуын әйтеп, Казанда сәнгать көллияте бинасын сафка бастырырга кушты. Бу хакта үз Twitterында Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин хәбәр итте.

Хәйруллин республика җитәкчесенең :“Сәнгать көллияте бинасы – уникаль архитектура һәм тарихи объект, Казан өчен билгеле бина. Ул саклык белән генә төзекләндереләчәк. Мин Хөкүмәткә кирәкле барлык йөкләмәләрне бирдем”, - дигән сүзләрен китергән.

Алдан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында Казанның Фешин исемендәге сәнгать көллияте ябылу турындагы хәбәрләр таралуын уйлап чыгарылган сүз булуын җиткергәннәр иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10