ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра
Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”
Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Олимпиадада алтын медаль алуы белән котлады

Рәсми Татарстан

Сәламәтлек саклау министры итеп 7нче шәһәр клиник хастаханә баш табибы билгеләнде

14 февраль 2018, 11:39 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Сәламәтлек саклау министры итеп 7нче шәһәр клиник хастаханә баш табибы билгеләнде Марат Садыйковны билгеләү турындагы указны бүген Президент имзалады.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков билгеләнде. Якын арада аны коллективка тәкъдим итәчәкләр.

Марат Садыйков 1993 елда Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган.

7 нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб булып 2008 елдан эшли.

2014 елның октябреннән ТР Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутаты итеп сайланган..

2013 елдан бу көнгә кадәр ведомство башлыгы вазифасын Гадел Вафин башкарды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр