ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра
Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”
Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Олимпиадада алтын медаль алуы белән котлады

Авыл

Министр урынбасары Илдус Габдрахманов "РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" булды

14 февраль 2018, 12:02 , Фото: Султан Исхаков

Министр урынбасары Илдус Габдрахманов Мактаулы исемне аңа министрлыкның киңәйтелгән коллегия утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахмановка "Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеме бирелде. Мактаулы бүләкне тантаналы шартларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Шулай ук аграр тармакта күрсәткән эшләре белән аерылып торган хезмәткәрләр дә билгеләнеп үтте. Алдынгы хезмәткәр һәм җитәкчеләргә "Фидакарь хезмәт өчен", "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", "Татарстанның атказанган агрономы", Татарстанның атказанган механизаторы", "Татарстанның атказанган зоотехнигы", "Татарстанның атказанган мал табибы", "Татарстанның атказанган терлекчесе" кебек мактаулы исемнәр бирелде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр