ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра
Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”
Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Олимпиадада алтын медаль алуы белән котлады

Хәвеф-хәтәр

Казанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз зыян күргән

14 февраль 2018, 14:11 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз зыян күргән  Ике транспорт чарасының да йөртүчеләре зыян күрмәгән.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Казанда автобус һәм йөк машинасы белән булган юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Казан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә иртән Гудованцев һәм Тэц урамнары киселешендә килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, “НЕФАЗ” автобусының 29 яшьлек йөртүчесе светофорның рөхсәт ителгән билгесен күрми калган һәм “Скания” йөк машинасын бәрдергән.

Автобустагы 39 яшьлек пассажир хатын-кыз зыян күргән. Аның хастаханәгә озатканнар. Ике транспорт чарасының да йөртүчеләре зыян күрмәгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр