ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Милли Шура рәисе Чиләбедәге татар мәктәбе укытучыларын Казанда кабул итәчәк

14 февраль 2018, 14:25

Милли Шура рәисе Чиләбедәге татар мәктәбе укытучыларын Казанда кабул итәчәк Бүген Васил Шәйхразиев Чиләбедә эшлекле сәфәрдә.

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Чиләбедәге Муса Җәлил исемендәге 81нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе директорын һәм укытучыларын Казанга чакырган. "Очрашып, мәктәпнең эшчәнлеге, дәресләр үткәрү өчен кирәкле әсбаплар, кадрлар җиткерү турында сөйләшәчәкбез", - дип аңлатты Шәйхразиев "Татар-информ" хәбәрчесенә.

"Муса Җәлил исемендәге мәктәп Чиләбе өлкәсендәге бердәнбер татар мәктәбе дип санала, мәктәптә татар телен укыталар. Биредә күпчелек дәресләр рус телендә булса да, балалар бик теләп татар телен өйрәнәләр, туган телдә җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр. Бу безнең өчен горурлык. Әти-әниләрнең һәм балаларның үз телләрен саклап каласылары килә. Бу мәктәпнең, башка өлкәләрдәге татар мәктәпләрендәге кебек үк, Татар конгрессы белән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән уртак эшләре күп", - дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе. Ул мәктәп укучылары арасында олимпиадаларда, фестивальләрдә катнашучыларның һәм җиңүчеләрнең булуын да әйтте. 

Хәзер мәктәптә 783 бала белем ала.  

Исегезгә төшерәбез, бүген Милли Шура рәисе Чиләбедә кыска вакытлы эш сәфәре кыла. Ул биредә Урал федераль округындагы татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашу уздырды, шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты, Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыелышы рәисе урынбасары, Чиләбе өлкәсе халыклары ассамблеясы җитәкчесе Александр Журавлев белән очрашты. 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10