ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан аграр тармагында иң югары хезмәт хакы - Тукай районында

14 февраль 2018, 14:44

Татарстан аграр тармагында иң югары хезмәт хакы - Тукай районында Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, соңгы дүрт елда авыл хуҗалыгында хезмәт хаклары 56 процентка арткан.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республиканың аграр тармагында соңгы дүрт елда хезмәт хаклары 56 процентка арткан. Бүген аграр тармакта уртача хезмәт хакы 21, 3 мең сумны тәшкил итә. Бу хакта авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов тармакның киңәйтелгән коллегия утырышында әйтте.

“Хезмәт хаклары буенча урыннан селкенү күзәтелә. Дөрес, хәлләр моннан да начаррак иде, әмма барыбер бу темп тиешле дәрәҗәдә түгел”, – диде министр.

Аның фикеренчә, авыл хуҗалыгында хезмәт хакы республиканың уртача икътисадына – 31,5 мең сумга тигез булырга тиеш.

“Әмма быел бу бәяләр белән моңа ирешү авырлардан булачак”, – дип искәртте ул.

Министр китергән мисаллар буенча, узган ел авыл хуҗалыгында иң югары хезмәт хакы Тукай районында түләнгән – 33,6 мең сум (комплексларны кертеп). Яшел Үзәндә бу сумма – 32,1, Питрәчтә – 27, 2, Лаешта 23,1 мең сумны тәшкил итә (шулай ук комплекслар белән). Әтнәдә исә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә уртача 24,3 мең сум хезмәт хакы түләнгән. Бөгелмә (22,1), Балтач (21,5), Зәйдә (21,3) дә күрсәткечләр канәгатьләндерерлек.

Ә менә Мөслим (16,5), Кайбыч (16,3), Балык Бистәсе (16,1), Яңа Чишмә (16,1) Чистай (15,6 мең сум) районнарын министр аерым телгә алып үтте. Шулай ук уртача хезмәт хакы 15 мең сумга тулмаган районнарга да шелтә бирелде. Болар – Спас (14,8), Кама Тамагы һәм Әгерҗе (14,6) районнары.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда агросәнәгать комплексының 2017 ел йомгаклары һәм 2018 елга куелган бурычларына багышланган коллегия утырышы узды. Ул үз эшен башлаганчы авыл хуҗалыгы министры Идел буе агросәнәгать форумын ачты. Күргәзмәләр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та танышты.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10