ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фәрит Мөхәммәтшин «ПолитЗавод» проектында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды
Голикова пенсия реформасының якынча вакытын әйтте
Эстониядә республиканың йөз еллыгына багышлап Сабан туе оештырганнар
Р.Миңнеханов һәм А.Миллер инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан роботларын сатып алганнар

Икътисад, Рәсми Татарстан, Авыл

Президент Казан хакимиятенә фермерларга аяк чалмаска кушты

14 февраль 2018, 15:30 , Фото: president.tatarstan.ru

Президент Казан хакимиятенә фермерларга аяк чалмаска кушты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга сәүдә итү мәсьәләләрен хәл итүне йөкләде.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Сәүдә өчен билгеләнмәгән урыннарда да авыл хуҗалыгы продукциясен сатарга килүчеләргә киртәләр тудырмаска - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген шундый күрсәтмә бирде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында фермерларга үз продукциясен сатарга комачаулау проблемасы күтәрелде.

Балык бистәсе районы Олы Елга эшкәртү кооперативы рәисе Минзифар Исмәгыйлев Казанның Идел буе районында проблемалар килеп чыкканына зарланды. "Әбиләр бит барысы да каядыр барырга әзер түгел. Кемнеңдер акчасы, кемнеңдер сәламәтлеге җитми. Аларның еракка барасы килми, күпкатлы йортлар янында сату җайлырак аларга. бу бит фермерга да, сатып алучыга да уңайлы. ә Казан хакимияте моны рөхсәт итми. Гыйнвар аенда гына да Казанның Идел буе районында, билгеләнмәгән урыннарда саткан өчен, 12 беркетмә яздылар. Без Фучик урамы 34 йорт янында сата идек, инде ничә тапкыр штраф салдылар. 65 километр ераклыктан нинди һава шартлары булса да киләбез - көтеп кенә торалар штраф сугарга. Без аренда түләргә дә әзер. Натураль сөт 45-50 сум тора, ә без 29-31 сумнан сатабыз. Аермасы бар бит", - дип сөйләде Минзифар Исмәгыйлев "Татар-информ"хәбәрчесенә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка мөрәҗәгать итеп: “Ярдәм күрсәтергә кирәк. Ә кешенең кулына сугалар. Сатар өчен акча түгеп киләләр, ә акчасыз кайтып китәләр”, - диде. Республика җитәкчесе Казанның Башкара комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга бу мәсьәләне хәл итәргә, фермерларга аяк чалмаска кушты.

"Без үзебезнең продукцияне картлар йортына да, мәктәпләргә дә, хастаханәләргә, социаль объектларга да үткәрә алмыйбыз. Үзебезнең мәктәптәге балаларга үзебезнең сөтне бирә алмыйбыз. Юкса бездән дә тәмлерәк, тизрәк җиткерүче юк. Әллә каян, атнасына 1-2 килгәнен көтеп торганчы, көн саен, я көн аралаш китереп торсаң, балаларның сәламәтлегенә яхшырак", - ди Минзифар әфәнде.

Татарстан Президенты мондый учреждениеләргә сыйфатлы продукция генә керергә тиешлеген әйтте. "Сыйфатсыз товарга каршы катгый рәвештә көрәшергә кирәк. Бу бит кешеләр сәламәтлеге. Шул ук кешене аннары дәваларга туры киләчәк. Кешеләр сәламәтлеге - иң мөһиме. Димәк, без норматив актлар, сатып алулар системасына төзәтмәләр кертергә тиеш. Балалар иң сыйфатлы продукция алырга тиеш. Бу бизнес, хәл итү юлларын табарбыз", - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

Президент районнарга ярминкәләр өчен рәхмәтен белдерде. “Сыйфатлы продукцияне 20-30 процентка арзанрак сатып, бик зур ярдәм күрсәтәләр. Шәһәр халкына бу бик ошый. Башка шәһәрләрдә дә бу эшне актив уздырырга кирәк. Ярминкәләрне дәвам иттерергә кирәк, алар бит бәйрәм кебек. Кемдер сатарга килә икән, Идел буе районындагы кебек куарга кирәкми, ярдәм итү кирәк. Матур күренеш түгел. Болай булырга тиеш түгел. Шәһәрдә моның өчен җавап бирә торган кеше булырга тиеш", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10