ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Татар дөньясы

"Татар-информ"да милли дизайн турында сөйләшәчәкләр

14 февраль 2018, 15:44

Аккредитация өчен электрон почта pr@tatar-inform.ru.

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). Иртәгә, 15 февраль көнне, сәгать 11дә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында милли дизайнерлар иҗаты хакында сөйләшәчәкләр.

Матбугат конференциясендә педагогия фәннәре кандидаты, Казан Федераль университеты дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты, татар милли костюмы остасы Мәдинә Мәхмүтова, үз дизайн студиясе җитәкчесе, архитектор Альбина Ризванова, «Tatar Ornament» проекты җитәкчесе, дизайнер Ренат Сәфәров, милли костюм дизайнеры Нурия Зарипова һәм “Сәлам Мәрьям” проекты авторы, дизайнер Данияр Хаҗиев катнаша.

Сүз татар дизайнерларының иҗаты, татар дизайнына кызыксыну формалаштыру, сыйфатлы сувенир продукциясе хакында барачак.

Аккредитация өчен электрон почта pr@tatar-inform.ru.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе оештырылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр