ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының сигезенче томын хәйриячеләргә тапшырды

14 февраль 2018, 16:10 , Фото: Рамиль Гали

Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының сигезенче томын хәйриячеләргә тапшырды “Яңарыш” фондының “Хәйриячеләр китабы” сигез ел дәвамында чыгып килә.

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда Хәйриячеләр китабының VIII томы дөнья күрде. Бүген ул тантаналы шартларда "Татарстанның мәдәни мирасы: Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре" комплексында катнашучыларга тапшырылды. Казан Кремлендә хәйриячеләрне Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев котлады - Рәхмәт хатлары һәм Хәйриячеләр китабының яңа томын тапшырды.

“Яңарыш” фондының “Хәйриячеләр китабы” сигез ел дәвамында чыгып килә. Сигез ел эчендә китапка 74 мең исем кертелгән. Китапта Татарстан авыл һәм шәһәрләрендә яшәүчеләрнең генә түгел, Россиянең төрле шәһәрләреннән, шулай ук, Италия, Германия гражданнарының да исемнәре бар. Китапның VIII томына 6 226 хәйрияченең исеме кертелгән. Хәйриячеләренең өчтән бере - берничә тапкыр мәдәни мирас объектларын торгызуга үз өлешләрен кертүчеләр. Аларның күбесенең исемен китапның берничә томыннан табарга була.

“Без нәрсәгә омтылдык - шуңа ирештек, - диде Минтимер Шәймиев. - Безнең эшебез тарихи мирас белән шөгыльләнү өчен бөтен Россиягә сигнал булды. Тарих безгә кадәр дә язылган, аны без дә язабыз. Без тотынсак - булдырабыз. Барып чыгасына ышанырга гына кирәк".

Бүләкләнүчеләр арасында депутатлар, республика районнары башлыклары һәм төрле предприятие җитәкчеләре бар иде. Китапның булачак IX томына исемнәре кертеләчәк быелгы беренче хәйриячеләр – «Kazan volunteers» хәрәкәте активистлары булган яшьләр – Алмаз Аскаров, Мария Рязанова һәм Тимур Туфетулловларга да Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр