ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Балтачта бала арбасын иң оста бизәүчеләр ачыкланачак
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек

Авыл

Авыл хуҗалыгы министры кимчелекләрдә һава торышы һәм базар шартларын гаепләмәскә куша

14 февраль 2018, 16:36 , Фото: Салават Камалетдинов

Авыл хуҗалыгы министры кимчелекләрдә һава торышы һәм базар шартларын гаепләмәскә куша “Бездән дә авыррак шартларда эшләүчеләр бар”, – ди ул.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан авыл хуҗалыгы министры ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында һава торышы һәм базар шартларын гаепләмәскә кирәклеген искәртте.

“Үзебезнең җитешсезлекләрдә без һава торышын яки базарны гаеплибез. Әмма идеаль базар шартлары һәм һава торышы булганы да юк. Без алар җаена яраклашырга, алар кагыйдәсе белән эшләргә тиеш. Киров, Удмуртия, Оренбургка карагыз! Бездәгедән дә авыррак шартларда эшлиләр. Эшлиләр бит!” – диде министр.

Утырышта катнашучы коллегаларына мөрәҗәгать итеп ул: “Безнең барыбызның да бер генә хокукы бар – республиканың агросәнәгать комплексын тагын да көчлерәк итү”, – диде.

Искәртеп үтик, бүген Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10