ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Болгар һәм Свияжскига ел дәвамында миллионнан артык турист килгән

14 февраль 2018, 18:11 , Фото: Рамиль Гали

Болгар һәм Свияжскига ел дәвамында миллионнан артык турист килгән Бүген Казан Кремлендә Хәйриячеләр китабының VIII томын тапшыру тантанасы үтте.

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). 2017 елда Болгарда ярты миллионнан артык турист булып киткән, ягъни, 541 мең кеше. Ә Свияжск утрау-шәһәренә үткән ел 491 мең 300 турист килгән. Җиде ел эчендә туристлар саны 20 тапкыр арткан. Әлеге саннар Казан Кремлендә Хәйриячеләр китабының VIII томын тапшыру тантанасында әйтелде.

Искәртеп үтәбез, бүген тантаналы шартларда "Татарстанның мәдәни мирасы: Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре" комплексында катнашучыларга “Хәйриячеләр китабы” һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Казан Кремлендә хәйриячеләрне Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев котлады.

“Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрендә музейлаштыру бик көчле бара. Болгарда – унөч, Свияжскида тугыз музей булачак. Эчтәлеге буенча алар төрле. Спас районында төрле катламнарны күтәрдек. Спас районыннан чыккан Абдулла Алиш музее булачак. Свияжскида Агач археологиясе музее булачак”,- диде Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев Болгар академиясендә укыту процессы барауын искәртеп үтте. Болгарда озакка сузмыйча “Кол Гали” кунакханәсен тапшырырга кирәклеген әйтте. 3 км озынлыктагы яр буеның туристлар өчен уңайлы итеп эшләнүен тасвирлады.

"Татар-информ" Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының сигезенче томын хәйриячеләргә тапшырды, дип хәбәр иткән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10