ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра
Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”
Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Олимпиадада алтын медаль алуы белән котлады

Мәдәният

Казанда Ренат Ибраһимов башкаруындагы татар җырына мультфильм төшерәләр

14 февраль 2018, 20:54 , Фото: Рамиль Гали

Казанда Ренат Ибраһимов башкаруындагы татар җырына мультфильм төшерәләр Казан анимация студиясе тулы метражлы мюзиклның бер өлеше булачак "Ай, былбылым" җыры өстендә эшләргә кереште.

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Анна Тарлецкая). Казанның FILM FAY анимация студиясе рәссамнары Ренат Ибраһимов башкаруындагы җырлар буенча икенче пластилинлы мультфильм өстендә эшләргә кереште. 2017 елды чыккан Д"омой" мульфильмы һәм "Ай, былбылым" җырына клип тулы метражлы мюзиклны тәшкил итәчәк.

“4,5 минутлык беренче мультфильмны бер ел эшләдек. Бары эшләү процессында гына бу кадәр тәҗрибә тупларга мөмкин. Яңа проект шулай ук анимацион мультипликация, әмма барлык геройлар да башка стильдә ясалган. Моннан тыш, компьютер графикасы мөмкинлекләрен кулланачакбыз”,- диде "Татар-информ" хәбәрчесенә студия җитәкчесе Даниил Фәйзрахманов.

Татар халык җырына икенче пластилинлы клип ясау Татарстан Мәдәният министрлыгы, шулай ук Ренат Ибраһимовның шәхсән үзе катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр