ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра
Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”
Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Олимпиадада алтын медаль алуы белән котлады

Җәмгыять

КФУ 25 млн сумга республика түрәләренең квалификациясен күтәрәчәк

14 февраль 2018, 21:38

КФУ 25 млн сумга республика түрәләренең квалификациясен күтәрәчәк Түрәләрне эшлекле хат язарга, гражданнар мөрәҗәгате белән эшләргә, проектлар белән эшлекле инглиз телендә идарә итәргә һ.б. өйрәтәчәкләр.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү өчен 25 миллион сум сарыф итәчәкләр. Курслар КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә итү югары мәктәбендә узачак. Бу турыда Дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә.

Быел Татарстанда 3,5 мең дәүләт һәм муниципаль хезмәткәре үз квалификациясен күтәрәчәк. Түрәләрне эшлекле хат язарга, гражданнар мөрәҗәгате белән эшләргә, проектлар белән эшлекле инглиз телендә идарә итәргә һ.б. өйрәтәчәкләр.

Килешүдә әйтелгәнчә, югары уку йорты тыңлаучыларның 80 процентыннан кимрәк булмаган өлеше программа эчтәлеге белән канәгать булуын тәэмин итәргә тиеш.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр