ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра
Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”
Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Олимпиадада алтын медаль алуы белән котлады

Фән һәм мәгариф

Алексей Песошин Татарстанның махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары белән очрашты

14 февраль 2018, 22:16 , Фото: Михаил Захаров

Алексей Песошин Татарстанның махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары белән очрашты Аспирантларга 33,3 мең, югары уку йорты һәм хәрби училище укучыларына 27,8 мең, һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларга 16,7 мең сум бирәләр.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

2017 ел йомгаклары буенча, Татарстан Республикасы махсус дәүләт премиясен 90 кешегә тапшырдылар. Алар арасында 22 аспирант, 48 югары уку йорты студенты, хәрби училище һәм Гадәттән тыш хәлләр белем бирү оешмалары курсантлары, 20 һөнәри белем бирү оешмасы студенты бар. Аспирантларга 33,3 мең сум, югары уку йорты студентларына һәм хәрби училище курсантларына 27,8 мең сум, һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларга 16,7 мең сум бирәләр. Стипендия алучыларның 75 проценттан артыграгы (68 кеше) Казанда белем ала. Күпчелек өлеше (47 кеше) кызлар.

“Сезгә зур өметләр баглыйбыз. Россиянең үсеше студент яшьләрнең җәмгыяти-сәяси позициясенә һәм активлыгына бәйле. Шушы уңайдан, бүген яшьләрнең җәмгыять тормышында катнашуының яңа формаларын эзләү, яшь гражданнарның мәсьәләрен һәм җәмгыять мәсьәләләрен чишү өчен мөмкинлекләр һәм яңа шартлар тудыру аеруча актуаль булып тора”, - диде Алексей Песошин сәламләү чыгышында.

Белешмә: Татарстан Республикасы махсус дәүләт премиясе 1998 елда булдырылды. Ул һөнәри белем алу, төбәкнең интеллектуаль потенциалын саклау һәм үстерү максатын күздә тотып эшләнде. Стипендияне уку һәм фән өлкәсендәге казанышлары өчен югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына тапшыралар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр