ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә фронт хатларыннан күргәзмә ачылды

15 февраль 2018, 01:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗедә фронт хатларыннан күргәзмә ачылды Районда фронтовикларның 125 хаты җыелган.

(Әгерҗе, 15 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева).Бөек Ватан сугышы фронтыннан килгән хатларны халык күңелендә саклау, мәңгеләштерү максатыннан “Бердәм Россия“ партиясе Татарстан Республикасы Дәүләт архивы белән берлектә “Тарихи хәтер“ дип аталган проект игълан иткән иде. Аның кысаларында “1941-45 елгы сугыш хатлары“ дип аталган күчмә фотокүргәзмә оештырылды. Бу атнада ул Әгерҗегә килеп җитте, дип яза җирле басма.

Әлеге фотокүргәзмә узган елның декабрендә старт алган иде. Ул, республиканың барлык шәһәр-районнарында булып, Бөек Җиңү көнендә Казанда төгәлләнә. Күргәзмә һәр районда фронт хатлары белән тулыландырыла. Әлеге хатлар сугыш тематикасын чагылдырган планшетларга урнаштырыла.

Әгерҗе районында фотокүргәзмә “Авангард“ кинотеатры фойесына урнаштырылган иде. Аны ачу тантанасында тыл ветераннары, педагоглар, музей хезмәткәрләре, укучылар катнашты.

– Мин фронттан килгән хатларны ялгызым гына калып тынычлыкта укырга яратам. Шул чакта кулына карандаш тотып, землянкада утырып хат язучы солдат күз алдыма килә. Һәр хатта – сагыну, сагыш хисләре. Тик ник берсендә зарлану сүзе булсын?! Ирексездән күзгә яшь тула, йөрәк кысыла, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.

Районда фронтовикларның 125 хаты җыелган. Шуларның 54е – район тарихы һәм мәдәнияте музеенда, 29ы – локомотив депосы тарихы музеенда, 14е Исәнбайның мәктәп музеенда урын алган. 28 хат Әгерҗедә һәм Сарсак-Омгада яшәүчеләрнең гаилә архивында саклана.


 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10