ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Спорт

Азнакайда шахмат клубы осталарны җыйды

15 февраль 2018, 02:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайда шахмат клубы осталарны җыйды Шахмат клубында Совет Армиясенең 100 еллыгына багышланган республика турнирының район этабы узды.

 (Азнакай, 15 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай шәһәре шахмат клубында Совет Армиясенең 100 еллыгына багышланган республика турнирының район этабы узды, дип яза җирле басма.

Ярышны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев районда спортка зур игътибар бирелүе, аның белән мавыгучыларның елдан-ел артуы, күптән түгел генә ачылган бу шахмат клубына да өлкәннәрнең күпләп, 150 ләп балаларның йөрүе турында сөйләп узды.
 
–Әле менә өлкән яшьтәгеләр белән скандинав йөреше марафоны да оештырырга җыенабыз, – диде ул. – Спортның бу төре белән районыбыз авылларында да шактый кеше шөгыльләнә.

Ярышларны оештырган ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Зөфәр Әхмәтов бәйгедә катнашучыларга (30 га артык ир-егет, дистәдән артык хатын-кызлар) уңышлар теләде. Район этабында җиңүчеләр Әлмәт шәһәрендә узачак зона ярышларында көч сынашачак, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр