ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Фәрит Мөхәммәтшин: Элиталы орлык фондыннан башка югары күрсәткечләргә ирешеп булмый

15 февраль 2018, 16:57 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин: Элиталы орлык фондыннан башка югары күрсәткечләргә ирешеп булмый  Татарстан Дәүләт Советы рәисе Тукай районында орлык заводында булды һәм оешма хезмәткәрләре белән аралашты.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). "Югары сыйфатлы орлыклар белән Татарстанның барлык районнарын тәэмин итәргә, продукция белән республикадан читкә дә чыгарга кирәк". Әлеге бурычлар турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районында орлык заводында булганда әйтте. Бу хакта Республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Элиталы орлык фондыннан башка югары күрсәткечләргә ирешеп булмый”, - дип билгеләп үтте ул предприятие хезмәткәрләре белән аралашканда.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Тукай районына эшлекле сәфәр вакытында орлык заводында булганнан соң, ул авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән аралашты, җирле җитештерүчеләр ярминкәсе белән танышты, районның хисап сессиясендә катнашты.

Новотроицкидагы орлык заводы бүгенге көннән башлап җәмәгать эшлеклесе Йолдыз Кормашев исемен йөртәчәк. Биредә инде алты ел дәвамында бодай, арпа, борчак, люпин, рапс һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары җитештерелә. Предприятие тәүлегенә 600 тонна орлык эшкәртергә сәләтле һәм ул “завод – басу”принцибында эшли. Җитештерүдән тыш, заводның 27 мең гектарда үзенең орлык сынау басулары бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10