ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яңа Мәскәүдә бер кешенең 130 миллион сум салынган сумкасын урлаганнар

17 февраль 2018, 12:14 , Фото: Михаил Захаров

Яңа Мәскәүдә бер кешенең 130 миллион сум салынган сумкасын урлаганнар  Зыян күрүче үзен таксист кыйнавын һәм талавын әйткән.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Яңа Мәскәүдә ир-атның 130 миллион сум акча салынган сумкасын урлаганнар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Матбугат чаралары язганча, полиция бүлегенә бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул таксида Коммунарка бистәсенә баруын әйткән. Сумкасында  зур күләмдә - 130 миллионлап акча алып барган. Урынга барып җиткәч, машина йөртүче пассажирга ташланган, ул аны кыйнаган һәм акчасы белән  сумкасын урлаган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара. Полицейскийлар талаучыны эзли. Кайбер мәгълүматлар буенча, полициягә мөрәҗәгать итүче салмыш булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10