ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Буада 1 мең сум штраф түләмәгән йөртүче арестка алынды

18 февраль 2018, 07:00 , Фото: pixabay.com

Буада 1 мең сум штраф түләмәгән йөртүче арестка алынды Суд карары нигезендә ул 5 тәүлеккә арестка алынган.

(Буа, 18 февраль, "Татар-информ", "Байрак"). Буада 1 мең сум штраф түләмәгән йөртүче арестка алынды, дип яза җирле басма.

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1978 елгы йөртүчегә иминлек каешын эләктермәгән өчен 1 мең сум штраф бирелгән булган. Ул үз вакытында түләмәгән. Нәтиҗәдә аның бу эше җәмәгать судына кадәр барып җиткән. Суд карары нигезендә ул 5 тәүлеккә арестка алынган.

Бу уңайдан район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары йөртүчеләргә барлык штрафларны вакытында түләргә киңәш итәләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10