ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Актанышның иң көчле җитәкчеләре билгеле булды

18 февраль 2018, 23:00 , Фото: Лилия Бәхтиева

Актанышның иң көчле җитәкчеләре билгеле булды 50 яшьтән өлкәнрәк җитәкчеләр арасында районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттаховка тиңнәр табылмады.

(Актаныш, 18 февраль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева).  Актанышта бүген үткән “Җитәкчеләр спартакиадасы”нда район оешмалары һәм предприятиеләреннән йөзгә якын җитәкче катнашты. Алар берничә спорт төре буенча көч сынашып, араларыннан иң-иңнәрне билгеләде, дип яза җирле басма. 

45 яшькә кадәр булган хатын-кызар арасында беренче урынны Рузилә Гарипова яулады. Икенче урында – Ләйсән Нурлыева, өченче урында – Айгөл Фазлыкаева.

45яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кыз җитәкчеләр арасында “җиңүче” исеменә Зәугәрия Зиннәтуллина лаек булды. Икенче урында – Регина Шәйхразиева, өченче урында – Гөлнара Әхмәтова.

50 яшькә кадәр булган ир-егетләр арасында беренче урында – Илнур Хуҗин, икенче урында – Айдар Иманаев, өченче урында – Ирек Галимов.

50 яшьтән өлкәнрәк җитәкчеләр арасында районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттаховка тиңнәр табылмады. Икенче урында – Айрат Кәрамов, өченче урында – Рамил Галиев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10