ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Мәдәният

Казанда ачылган Төрки яшьләр фестивале кино сәнгатенә багышлана

19 февраль 2018, 13:58 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Казанда ачылган Төрки яшьләр фестивале кино сәнгатенә багышлана Быел фестивальгә Россиянең 17 төбәгеннән 12 төрки милләтне тәкъдим итүче 60 лап делегат җыелган.

(Казан, 19 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советында IV Төрки яшьләр фестивале ачылды. 24 февральгә кадәр дәвам итәчәк фестивальне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге уздыра.

1992 елда Татарстанда төрки яшьләр корылтае уза һәм төрки яшьләрнең берләшүенә этәргеч бирә. 2014 елда яңа проектка башлангыч бирелә: төрки яшьләр фестивале үткәрелә башлый. Бу чара Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче төрки яшьләрне берләштерү, эшлекле һәм мәдәни багланышларны киңәйтү, яшьләр сәясәтендә, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алмашу мөмкинлеге тудыру максаты белән оештырыла.

Быел фестивальгә Россиянең 17 төбәгеннән 12 милләтне тәкъдим итүче төрки халыкларның 60 лап вәкиле җыелган. Чарага, яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләреннән тыш, яшь кинематографистлар да җыелган. Әйтергә кирәк, быелгы фестиваль программасында кино сәнгатенә урын бирелә. Чараны оештыруга “Татаркино” берләшмәсе үз өлешен керткән. “Соңгы елларда төрки дөнья режиссерлары, сценаристлары, актерлары үзләрен актив күрсәтә, һәм без моны игътибарсыз калдыра алмадык”, - дип белдерде “Идел “ үзәге вәкиле.

Ачылыш чарасында делегатларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы исеменнән парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сәламләде. Үз теләкләре белән, шулай ук, Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мәхмүтов мөрәҗәгать итте.

Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Казанда вәкиллегенең атташесы Рөстәм Хаҗиев үзенең дәүләт хезмәте вакытында төрле төрки илләрдә эшләргә туры килгәнен билгеләп узды. Бу - Төркия, Азербайҗан, Үзбәкстан... Андагы яшьләр бик актив, инициативалы. Иң мөһиме – халыкара аралашуга потенциаллары бар”, - диде.

Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Владислав Усанов Татарстанда яшьләр сәясәтенә өстенлек бирелүен билгеләп узды. “Сез үзегезнең илнең киләчәге булганыгызны аңларга тиешсез. Сезгә берничә елдан илебезнең язмышын хәл итәсе. Быел кино юнәлеше сайлануы очраклы түгел, бу - массакүләм мәгълүмат чарасы. Кино аша тел нигезен, мәдәният асылын аңлатып бирергә, телләрне, мәдәниятләрне өйрәнергә була”, - диде.

“Татаркино” берләшмәсе директоры Миләүшә Айтуганова яшьләрнең һәркайсын үз милләте телендә исәнләштерде. Кырым татары, кыргыз, нугайлар, чувашлар, керәшеннәр һәм башкалар үзләренчә сәламләде. “Сез хәзер трендта. Кино хәзер популяр. Татарстанда кино буенча төрле форумнар уза. Сез Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә заявка бирә аласыз. Анда сезнең өчен аерым номинация дә бар. Бу - мәдәниятләр диалогына юнәлеш тоткан фестиваль. Мөселман киносы фестивале кысаларында, шулай ук яшьләр фестивале уза. Быелгы фестиваль кино сәнгатенә багышлана дигәч, сөендем. 21-25 мартта Казанда төрки кино фестивале узачак”, - дип хәбәр итте.

Оренбург шәһәреннән Үзәк Азия илләре яшьләр төрки шурасы рәистәше Руслан Чукеев, төрки яшьләрен берләштерү буенча башкарылган эш өчен, Татарстан Дәүләт Советына рәхмәтен җиткерде.

Төрки яшьләр фестивале программасында – яшьләр проектларын һәм программаларын тәкъдим итү, очрашулар, түгәрәк өстәлләр, төрле мәдәни чаралар каралган. Программа кысаларында “Мир” кинотеатрында ачык кино күрсәтүләр, кино белгечләре белән очрашулар планлаштырыла.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10