ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Васил Шәйхразиев Ерак Көнчыгыш федераль округына сәфәр кыла

19 февраль 2018, 14:36 , Фото: Салават Камалетдинов

Васил Шәйхразиев Ерак Көнчыгыш федераль округына сәфәр кыла Ерак Көнчыгыш федераль округында хәзерге вакытта 39 503 татар яши.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Ерак Көнчыгыш федераль округына бара. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр кысаларында Хабаровск шәһәрендә округның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу көтелә.
Очрашуда әлеге оешмалар эшчәнлеген тагын да яхшырту турында сүз барыр, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы алдында торган бурычлар белән таныштырылыр, дип көтелә.

Шулай ук Хабаровск крае татар иҗтимагый оешмалары активы һәм крайның Хөкүмәт вәкилләре белән очрашу планлаштырыла.

Ерак Көнчыгыш федераль округында 39 503 татар яши.
Шулардан Саха Республикасында (Якутиядә) – 8 122; Камчатка краенда – 2 374; Приморье краенда – 10 640; Хабаровск краенда – 7 336; Магадан өлкәсендә – 1 415; Сахалин өлкәсендә 4 880 татар кешесе исәпләнә.

Татар иҗтимагый оешмалары булмаган төбәкләрдәге татар саны:
Амур өлкәсендә – 3 406; Еврей автономияле өлкәсендә – 879; Чукот автономияле округында 451 кеше. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10