ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда ата-аналар закон бозган балалары өчен узган ел 9 миллион сум штраф түләгән

19 февраль 2018, 15:36 , Фото: Регина Шафиева

Татарстанда ата-аналар закон бозган балалары өчен узган ел 9 миллион сум штраф түләгән Муниципаль берәмлекләрдә оештырылган балигъ булмаганнар эшләре буенча 51 комиссия 24 меңнән артык материалны караган.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Регина Шәфиева). 2017 елда Татарстанда 13 меңнән артык ата-ана закон бозган балалары өчен штраф түләгән. Штрафның күләме 9 миллион сумнан артып киткән. Бүген балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрнең юбилей тантанасында шул хакта хәбәр иттеләр.

«Күп нәрсә комиссияләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәйле. Әгәр комиссия әгъзалары яклауга мохтаҗ һәр баланы аның үзе һәм гаиләсе кебек күрә икән, баланың тормышы һәм сәламәтлеге генә түгел, язмышы да шушы эшчәнлеккә бәйле булачак», - дип искәртте Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау хөкүмәтара комиссиясе җаваплы сәркатибе Евгений Сильянов.

Узган елда муниципаль берәмлекләрдә оештырылган балигъ булмаганнар эшләре буенча 51 комиссия балалар, ата-аналар һәм башка затларның административ хокук бозулары турында 24 меңнән артык материалны караган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10