ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

22 яшьлек Сочи кешесе, гаиләсен үтертү өчен, 3 миллионга киллер яллаган

19 февраль 2018, 16:53

22 яшьлек Сочи кешесе, гаиләсен үтертү өчен, 3 миллионга киллер яллаган Яшь ир-ат, фатирга ия булу өчен, әти-әнисе һәм сеңелесеннән котылырга уйлаган.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Сочи кешесе якыннарының тормышын өч миллионга бәяләгән, дип хәбәр итә ТАСС.

Россия Тикшерү комитетына билгеле булганча, 22 яшьлек Сочи кешесе, әти-әнисен һәм сеңелесен үтертеп, мираска ия булырга планлаштырган. Үз уйлары турында ул дустына сөйләгән. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре аны күзәтә башлаган.

Полиция хезмәткәрләренең берсе “киллер” ролен алган. Гаепләнүче аңа бүлмәләрнең ничек урнашуын, күзәтү камерасы һәм эт барлыгын аңлаткан.

26 гыйнварда егет әлеге эшне башкарачак кеше белән кабат очрашкан. “Ялланучы” аңа гаиләсенең үтерелгәнлеге турында дәлилләр алып килгән. Түләүнең калганын фатирны саткач бирәчәге турында язу алган.

Шикләнелүчене акчаның беренче өлешен тапшырганда тоткарлаганнар. Хәзер аңа “Яллап ике яки аннан күбрәк кеше үтерүне әзерләү” маддәсе буенча гаепләү белдереләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10