ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

19 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

19 февраль 2018, 21:00

19 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Ринат Таҗетдинов "Дуслык ордены" белән бүләкләнде, Кырым татарларының тулы тарихы языла, Казанда Шиһабетдин Мәрҗани каберен зыярәт кылдылар.

Рөстәм Миңнехановка синтетик сумала заводы проектын тәкъдим иттеләр/ Татарстан Инвестиция советы президиумына елына 200 мең тонна продукция җитештерә алырлык завод проектын күрсәттеләр.

КФУда узачак туган телләргә багышланган халыкара семинарга 109 заявка кабул ителгән/ Чарада Татарстан шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән генә түгел, Төркия, Казахстан, Германиядән вәкилләр катнашачак.

Санкт-Петербургта Муса Җәлилне искә алдылар/ Чарада Альберт Әсәдуллин татар җырларын башкарды.

#атнабай флешмобына Лилия Муллагалиева кушылды/ Җырчы Әнгам Атнабаевның "Очрашкан юк" шигырен укый. 

Кырым татарларының тулы тарихы языла/ Татарлар тарихының 7 томлыгы Кырым галимнәренә бу эштә үрнәк булып торачак, ди проект авторлары.

Галим Гомәр Саттаров телне саклауда кеше исемнәре зур әһәмияткә ия, дип саный/ Исем сайлау - катлаулы һәм җаваплы эш, һәм исем җисеменә туры килергә тиеш, ди Казан ономастика мәктәбенә нигез салган галим.

Дин эшлеклеләре һәм галимнәр Казанда Шиһабетдин Мәрҗани каберен зыярәт кылды/ Башкала кунаклары Яңа Татар бистәсе зиратында күренекле мәгърифәтче рухына дога кылды.

Ринат Таҗетдинов "Дуслык ордены" белән бүләкләнде/ Юбилей кичәсен «Татар-информ» онлайн күрсәтә.

Татар филармониясе шигъриятнең эстрададан төшеп калуы белән килешми/ Атнабай шигырьләре аша шигъриятне популярлаштыру буенча актив эш башлыйбыз, ди филармония директоры Кадим Нуруллин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10