ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Сасово татарларының Дини мирас форумы узды

19 февраль 2018, 17:52 , Фото: tatar-congress.org

Сасово татарларының Дини мирас форумы узды Форумны Рязань өлкәсенең Сасово шәһәре җирле татар-мәдәни автономиясе үзәге шәһәр хакимияте булышлыгында үткәргән.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Рязань өлкәсенең Сасово шәһәрендә “Сасово татарларының дини мирасы” мәгълүмәти-агарту форумы булып узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумны Рязань өлкәсенең Сасово шәһәре җирле татар-мәдәни автономиясе үзәге шәһәр хакимияте булышлыгында муниципаль шәһәр үзәгенең конференция залында үткәргән.

Форум эшендә Казан, Мәскәү, Рязань галимнәре, шулай ук Сасово, Рязань, Касыйм, Темников, Сарански татар иҗтимагый оешма активистлары, шәһәр һәм район хакимияте вәкилләре катнашкан.

Сасово шәһәре җирле татар-мәдәни автономиясе рәисе Нургаяз Гарипов тәбрикләү сүзе белән чыккан. Бөтендөнья татар конгрессы Милли совет әгъзасы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, шулай ук Рәшид Бултачеев докладлары тыңланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10