ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов бәйсез чит ил инвестицион холдингын булдыру проектын хуплады

19 февраль 2018, 17:37 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов бәйсез чит ил инвестицион холдингын булдыру проектын хуплады Чит ил инвесторлары капиталны Татарстанның үзендәге проектларда кулланырга ярдәм итәчәк.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының быелгы беренче утырышы узды. Республика лидеры бәйсез чит ил инвестицион холдингын булдыру проектын хуплады. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фикер алышуга чыгарылган беренче проект – бәйсез чит ил инвестицион холдингын булдыру проекты.

KGAL Group күзәтүчеләр советы әгъзасы Владимир Шекоян хәбәр иткәнчә, Татарстанда беренче бәйсез чит ил инвестицион холдингын булдыру турындагы карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2017 елның сентябрендә Германиягә (Мюнхен) эш сәфәре йомгаклары буенча кабул ителде. KGAL Group (Германия) һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы белгечләре бу җәһәттән җитди эш башкардылар. «Безнең компания тәҗрибәсе инвестицияләр җәлеп итәргә, инвесторлар капиталын Татарстанның үзендәге проектларда кулланырга ярдәм итәчәк», - диде ул.

«Бүген төбәктә территорияләрне икътисади үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу махсус икътисади зоналар гына түгел, башка инфраструктура да. Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Зеленодольск социаль-икътисади үсеш территориясе статусын алды. Бу – безнең зур һәм кече инвестицион проектларыбызны гамәлгә ашыру өчен яхшы перспективалар».

 Барлык проектлар да Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумы әгъзалары тарафыннан хупланды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10