ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Төркиядә Шиһабетдин Мәрҗанинең төрек телендә китабы басылачак

19 февраль 2018, 20:55 , Фото: Салават Камалетдинов

Төркиядә Шиһабетдин Мәрҗанинең төрек телендә китабы басылачак Китапны тәкъдим итү кичәсе 2018 елның октябрь-ноябрь айларында көтелә.

(Казан, 19 февраль, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Төркиядә Шиһабетдин Мәрҗани китабы тәрҗемә ителәчәк. Бу хакта Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә Ислам фәлсәфәсе профессоры, Төркиянең Анкара университеты докторы Ибраһим Мараш әйтте.

"Хәзерге вакытта үз чыганакларыбыздан Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеген яхшылап аңларга кирәк. Аның өчен бастырылмаган кулъязма китапларны гарәп һәм татар телләрендә нәшер итү зарур", - диде Ибраһим Мараш.

"Без Шиһабетдин Мәрҗанинең зур китабын бастырырга уйлыйбыз. Мин үзем аның редакторы булам. Китап төрек телендә булачак", - диде ул.

Китап 2018 елның октябрь-ноябрь айларында тәкъдим ителер дип көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10