ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан урман кисүчеләре төбәкара чемпионатта җиңү яулады
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр

Мәдәният

Милли музей балаларны әтиләрен музейга алып килергә чакыра

20 февраль 2018, 08:38 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Милли музей балаларны әтиләрен музейга алып килергә чакыра 23 февральдә Татарстан Милли музеенда Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәләр.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә Татарстан Милли музеенда Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәләр. Музей программасы “Әтиеңне музейга алып кил” дигән баш астында уза, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат хезмәте.

“Һәр заманга яраклы көрәшче” (“Воин на все времена”) программасын әзерләүдә «Витязь» хәрби-тарихи клубы катнашкан. Музейга килүчеләр тарихның төрле чорларында ир-атларның ни белән шөгыльләнүен беләчәк.

Ир-егетләргә үз көчләрен сугышчан гамәлдә сынарга: ук һәм балта атып карарга, Наполеон чорында рәт-рәт тезелеп йөрү алымнарын үзләштерергә, Бөек Ватан сугышы чоры автоматын сүтеп-җыеп карарага мөмкин булачак.

Барлык сынауларны тиешле дәрәҗәдә узучыларга “Һәр чорның лаеклы көрәшчесе” сертификаты (сертификат “Достойного воина всех эпох”) биреләчәк.
Шул ук вакытта музейда “Музыка кунакханәсе” эшләп торачак. Теләүчеләр анда сугыш чоры җырларын тыңлый һәм башкара алачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10