ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты тәмамланды

20 февраль 2018, 10:01 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казанда мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты тәмамланды Мәктәп укучылары өч көн дәвамында УНИКС баскетбол клубының төп мәйданында – «Баскет-холл»да ярышты.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Казанда «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының республикакүләм финалы тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Җиңүчеләрне ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүләкләде. Егетләр арасында Чаллының 28нче мәктәбе - беренче, Баулының 7нче мәктәбе - икенче, Кукмара районының А.М.Булатов исемендәге лицее командасы өченче урынны яулады.

Кызлар командалары арасында Чаллының 10нчы мәктәбе - беренче, Балтач гимназиясе - икенче, Казанның 156нчы мәктәбе өченче урынга лаек булды.

Мәктәп укучылары өч көн дәвамында УНИКС баскетбол клубының төп мәйданында – «Баскет-холл»да ярышты.

«КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты нәтиҗәләре буенча, Татарстанның иң көчле командалары Идел буе федераль округы чемпионаты финалында республика данын яклаячак.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10