ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте

20 февраль 2018, 12:13 , Фото: Султан Исхаков

Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте Һәйкәл 2019 елның 15 февралендә Җиңү паркында урнаштырылачак.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга, сугышчы-интернационалистларга һәм Төньяк Кавказда хәрби бурычларын үтәүчеләргә яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте. Һәйкәл 2019 елның 15 февралендә Җиңү паркында урнаштырылачак.

Бүген Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин шул турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә хәбәр  итте. Очрашу якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырылды.

Пресс-конференция посвященная Дню защитника Отечества с участием военного комиссара РТ

«Республика Президенты тарафыннан әфганчыларга, сугышчы-интернационалистларга һәм Төньяк Кавказда үзләренең хәрби бурычларын үтәүчеләргә яңа һәйкәл кую турында карар кабул ителде. Ул киләсе елның 15 февралендә Җиңү паркында урнаштырылачак», - диде ул.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10