ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле
Лениногорскида “Трактор-тагылма” операциясе башланды
17 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сәясәт

Разил Вәлиев Артем Хохориннан Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү барышы турында сорады

20 февраль 2018, 11:58 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Разил Вәлиев Артем Хохориннан Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү барышы турында сорады Министр шулай ук депутатларга Яңа Татар бистәсе зиратында кабер ташларын җимергән вандалларны ачыклау барышы турында да әйтте.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринга ике сорау белән мөрәҗәгать итте.

Бүген Артем Хохорин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында 2017 елда полиция эшчәнлеге турында хисап тотты. Соңыннан министр депутатларның сорауларына җавап бирде.

Разил Вәлиев “Нурулла” мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм аның юлдашының югалуына 2 елдан артык вакыт узганын искәртеп, юкка чыкканнарны эзләү эше ничек алып барылганы белән кызыксынды. Шулай ук Яңа Татар бистәсе зиратында кабер ташларын җимергән вандалларны ачыклау эше ни дәрәҗәдә булуын сорады. “Безгә, депутатларга, шушы сорау белән мөрәҗәгать итәләр”, - диде.

“Беренче сорау буенча эш тикшерү комитетында. Без оператив чаралар уздырдык, материалларны тапшырдык. Икенче сорауга килгәндә, җинаятьне кем кылганын беләбез. Әмма эш шулай ук тикшерү комитетында. Әлегәчә бу затларның җинаятьтә гаепле булуын дәлилләп булмады”, - дип җавап бирде Артем Хохорин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10