ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле
Лениногорскида “Трактор-тагылма” операциясе башланды
17 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Казанда турфирма директоры клиентларының 180 мең акчасын үзләштергән

21 февраль 2018, 14:51

Казанда турфирма директоры клиентларының 180 мең акчасын үзләштергән  29 яшьлек кыз өч клиентыннан акча алган һәм алар белән элемтәгә чыкмый башлаган.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Казанда турфирма директоры клиентларының 180 мең акчасын үзләштергән. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

2017 елның гыйнварыннан июленә кадәр 29 яшьлек “Фламинго” турфирмасы директоры өч клиентка хезмәт күрсәтү буенча килешү төзегән. Туроператорларга һәм юлламаларга бронь өчен булган акчаны хатын-кыз күчермәгән, ә үзенә алган. Алданган клиентларга акчаларын кире кайтарудан баш тарткан һәм элемтәгә чыгудан туктаган.

Казанның Совет районы суды “Хезмәт урыныннан файдаланып, мошенниклык кылу” маддәсе буенча шартлы рәвештә 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Суд шулай ук хөкем ителүчедән китерелгән зыянны кайтару дәгъвасын да канәгатьләндергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10