ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

«Сбербанк» бүлекләрендә «ислам тәрәзәләре» барлыкка килергә мөмкин

22 февраль 2018, 15:32 , Фото: Михаил Захаров

«Сбербанк» бүлекләрендә «ислам тәрәзәләре» барлыкка килергә мөмкин Мондый тәрәзәләрдә клиентларга ислам таләпләрен исәпкә алучы партнерлар банкингы нормалары буенча хезмәт күрсәтеләчәк.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Якын киләчәктә Россиядә «Сбербанк» бүлекләрендә клиентларга хезмәт күрсәтү өчен, «ислам тәрәзәләре» барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта банкның идарә рәисе урынбасары Олег Ганиевка сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Банклардагы мондый тәрәзәләрдә клиентларга ислам таләпләрен исәпкә алучы партнерлар банкингы нормалары буенча хезмәт күрсәтеләчәк. Олег Ганиев сүзләренчә, Россиядә «ислам тәрәзәләре» Башкортстан, Татарстан, Чечня республикаларындагы башка банкларда бар инде.

Банкның идарә рәисе урынбасары хәбәр иткәнчә, «Сбербанк»ның ел ахырына кадәр Россиядә партнерлар банкингы буенча – ике, илдән читтә тагын берничә килешү төзү ихтималы бар.

«Безнең авыл хуҗалыгы кластеры продукциясен Урта Көнчыгыштагы илләрнең берсенә озатуны финанслау буенча күптән түгел төзелгән килешү хакында игълан ителәчәк», - диде Олег Ганиев. «Сбербанк» алдагы килешүләрендә Төркиянең «DebizBank» банкы потенциалын файдаланырга мөмкин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10