ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр
Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп өемен сүндерүен дәвам итә

Җәмгыять

Алексеевск районы башлыгы отставкага китүен хәбәр итте

22 февраль 2018, 15:03 , Фото: Александр Эшкинин

Алексеевск районы башлыгы отставкага китүен хәбәр итте Владимир Козонков бу карары турында Алексеевск район Советының 20 нче утырышында белдерде.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков үзенең отставкага китүе турында хәбәр итте. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына үз чыганаклары аша билгеле булды.

Әлеге карары турында Козонков район советының 20 нче утырышында белдерде. Утырыш Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды. Сессия эшендә муниципаль берәмлекнең 2017 ел йомгакларына нәтиҗә ясала. Алексеевск район Советы бүген башлыкның отставкага китүе турында карар кабул итәргә тиеш була.

Алексеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесен вакытлыча башкаручы вазыйфасына Сергей Демидов кандидатурасы тәкъдим ителәчәк. Ул Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары булып торды. Утырышка әзерләнгән документларда нәкъ менә аның фамилиясе булуы билгеле.

Владимир Козонков Алексеевск районын 2005 елдан башлап җитәкләде.

Ул 1956 елның 4 июнендә ТАССРның Алексеевск районы Алексеевск авылында дөньяга килә. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында агроном белгечлегенә укый.

1976 елдан хезмәт юлын фабрикада инженер-электрик булып башлый. Төрле елларда оештыру бүлеге инструкторы, колхоз рәисе, «Татсельстрой» директоры, район комитетының беренче һәм икенче секретаре, «Алексеевская сельхозтехника» оешмасы директоры, "Единство" ҖЧҖ җитәкчесе була. 2005 елдан Алексеевск районы башлыгы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10