ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр
Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп өемен сүндерүен дәвам итә

Фән һәм мәгариф

Татарстанда 18 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырачак

22 февраль 2018, 16:26 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстанда 18 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырачак Республикада 9 сыйныфны тәмамлаучы 38 меңнән артык укучы төп дәүләт имтиханын тапшырырга җыена.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын  һәм төп дәүләт имтиханын тапшыручылар саны артачак. Шулай итеп, БДИны 18 меңнән артык, ТДИны 38 меңнән артык укучы тапшыруы көтелә. Бу хакта бүген журналистларга 8 нче Казан гимназиясендә узган “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” бөтенроссия акциясе вакытында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының белем өлкәсендә Күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова җиткерде.

Бердәм дәүләт имтиханы өчен 86 пункт һәм төп дәүләт имтиханын уздыру өчен 138 пункт ачу планлаштырыла. “Имтиханнарны тапшыру пунктларының күбесе берләштерелгән", - дип аңлатты ул.

“Ике имтиханда да популяр предметлар булып химия һәм җәмгыять белеме тора”, - дип билгеләп үтте Габдрахманова.

Узган ел Татарстанда БДИны 14,5 меңләп чыгарылыш сыйныф укучысы, ТДИны 34,5 меңнән артык мәктәп укучысы тапшырган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10