ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте Белоруссиядән сөт кертүне тыйды

22 февраль 2018, 16:51

Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте Белоруссиядән сөт кертүне тыйды  Ведомство әлеге илдән куркыныч сөт продукциясе кертүне дәвам итү сәбәпле, чаралар күрергә мәҗбүр.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте Белоруссиядән сөт һәм сөт продукциясе кертүне вакытлыча тыйды. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

Ведомство яңа чараларны илгә куркыныч булган сөт продукциясе кертү дәвам итү сәбәпле, чаралар күрергә мәҗбүр. Тыюлар Белоруссия ягы үз продукциясенең куркынычсызлыгын тәэмин итү вазгыятен җайга салганчыга кадәр дәвам итәчәк.

Сөттән тыш, тыю исемлегенә куертылган сөт, эремчек суы, шулай ук эремчек суы һәм сөт аксымы концентраты кергән.

Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте Белоруссиянең җиде предприятиесе продукциясенә көчле контроль урнаштырган. Сәбәбе булып, ветеринар-санитар таләпләр бозылу тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10