ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Татар-информ" журналисты россиякүләм бәйгедә лауреат исеменә лаек булды

22 февраль 2018, 16:55

Конкурсның максаты - яшь журналистларны халыкара глобаль дәрәҗәдәге проблемаларга җəлеп итү.

(Мəскəү, 22 февраль, "Татар-информ"). 21 февральдə Мəскəүнең Ф.М.Достоевский исемендəге китапханəсендə "Халыкара яшь журналистлар - 2017" конкурсының җиңүчелəрен һəм лауреатларын бүлəклəү тантанасы узды. "Татар-информ" хəбəрчесе Зилə Мөбəрəкшина "Халыкара өлкәләрне яктыртучы яшь журналист" номинациясендə лауреат исеменә лаек дип табылды.

Зилə Мөбəрəкшина бәйгегә "Интертат" электрон газетасында чыккан "Татар теле дөньямны бизи: чит милләт кешеләре татар телен ни өчен өйрәнгән" мәкаләсен тәкъдим иткән иде.

Əлеге конкурс Халыкара эшлəр буенча Россия советы белəн берлектə, Россиянең Журналистлар берлеге, "Международная жизнь" журналы, "Интерфакс" мəгълүмат агентлыгы һəм "Россия в глобальной политике" журналы ярдəмендə оештырылды. Конкурсның мəгълүмати партнерлары: "Газета.ru" һəм "Эксперт" медиахолдингы.

 

Җиңүчелəрне бүлəклəүдə Халыкара эшлəр буенча Россия советының президенты Игорь Иванов рəислегендəге жюри əгъзалары катнашты. Бүлəклəү тантанасында Халыкара эшлəр буенча Россия советының генераль директоры Андрей Кортунов, "Россия в глобальной политике" журналының баш мөхəррире Федор Лукьянов, Журналистлар берлеге рəисе Всеволод Богданов катнашучыларга үз телəклəрен җиткерде.

Жюри əгъзалары билгелəп үткəнчə, финал өчен көрəш быел шактый катлаулы булган. "Гаризаларның саны рекорд куйды", - диде оештыручылар. 228 кеше катнашырга телəк белдергəн. 169 гариза финалга узган. Бу 2016 ел белəн чагыштырганда 60 процентка күбрəк.

"Иң яхшы аналитик мəкалə" номинациясе иң популяр булган. Бу номинациягә гаризаларның 37% туры килгəн. Икенче урында "Иң яхшы интервью" (23%) номинациясе. "Шуңа күрə дə күпчелек яхшы язмалар финалга элəгə алмый калды. Авторларның кəефе төшмəсен иде. Без конкурстан тыш та, һəрвакыт журналистлар белəн хезмəттəшлек итəргə əзер", - диде Игорь Иванов.

Кайбер номинациялəрдə финалистлар саны уннан артып киткəн, чөнки авторлар бертигез санда балл җыйган.

Номинациялəр исемлеге: "Иң яхшы аналитик мəкалə", "Иң яхшы интервью", "Иң яхшы репортаж", "Начинающий журналист-международник" һəм яңа номинация - "Халыкара проблематика буенча иң яхшы фотография". Иң яшь катнашучыга 16 яшь булса, иң өлкəн катнашучыга 27 яшь.

Конкурста 2017 елның 1 сентябреннəн алып 2017 елның 30 сентябренə кадəр чыккан материаллар кабул ителде. Конкурсның максаты - яшь журналистларны халыкара глобаль дәрәҗәдәге проблемаларга җəлеп итү.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10