ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан урман кисүчеләре төбәкара чемпионатта җиңү яулады
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр

Җәмгыять

Алексеевск районының элеккеге башлыгы Козонковның яңа эш урыны билгеле булды

22 февраль 2018, 17:56

Алексеевск районының элеккеге башлыгы Козонковның яңа эш урыны билгеле булды Бу хакта район cоветы утырышында республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Алексеевск районының элеккеге башлыгы Владимир Козонковның яңа эш урыны билгеле булды. Бу хакта район cоветы утырышында республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

“Владимир Козонковның саллы тәҗрибәсен истә тотып, Татарстан Президенты тәкъдиме белән, ул Казанга эшкә барачак һәм Татарстан муниципаль берләшмәләр советына сайланачак”, - дип җиткерде Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул район белән 14 еллап идарә иткән кешенең тәҗрибәсе республика файдасына булачак, дип өстәде.

“Владимир Козонков – халыкка якын, аралашу өчен уңайлы һәм хезмәттәшләре хөрмәт итә торган кеше”, - диде ул һәм районының элеккеге башлыгын “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләде.

Алдан “Татар-информ” Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Сергей Демидов билгеләнүен хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10