ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әтнә районының ике авыл бозында җиде мәгариф оешмасы хоккейчылары көч сынашты

22 февраль 2018, 18:15 , Фото: http://www.atnya-rt.ru/

Әтнә районының ике авыл бозында җиде мәгариф оешмасы хоккейчылары көч сынашты Хоккей уеннары мәктәп командалары арасындагы спартакиада кысаларында уздырылды.

(Әтнә, 22 февраль, “Татар-Информ”, “Әтнә таңы”). Бүген, 22 февральдә, Олы Әтнә бозында – урта мәктәп, Олы Мәңгәр бозында төп мәктәп командалары арасында хоккей уеннары үткәрелде, дип хәбәр итә район газетасы сайты.

Уен бик кискен барды. Ник дигәндә, командаларның барысы да көчле, уйнап остарган командалар. Ниһаять, күптән түгел генә ярыш төгәлләнде, һәм җиңүчеләр билгеле булды.

Урта мәктәпләр арасында 1нче урында – Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, 2нче урында – Күәм мәктәбе, 3нче урында – Бәрәскә мәктәбе, 4нче урында – Әтнә мәктәбе командасы.

Төп мәктәпләр арасында 1нче урында – Түбән Көек мәктәбе, 2нче урында – Мәңгәр мәктәбе, 3нче урында Шашы мәктәбе командасы .

Ярышны оештыручылар актив чыгыш ясаган, матур уен үрнәкләре күрсәткән командаларга рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче Ватанны саклаучылар бәйрәме белән котлады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10