ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан Росгвардиясе яшь кадетларга ОМОНда хезмәт итү үзенчәлекләре турында сөйләде

22 февраль 2018, 20:17

Татарстан Росгвардиясе яшь кадетларга ОМОНда хезмәт итү үзенчәлекләре турында сөйләде Росгвардия хезмәткәрләре спортның хәрби-гамәли төрләре буенча республика Спартакиадасында катнашучылар өчен “Батырлык дәресе” уздырды.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Россия Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан буенча ведомстводан тыш сакчылык идарәсе (Росгвардия) хезмәткәрләре яшь кадетларга ОМОНда хезмәт итү үзенчәлекләре турында сөйләде. Бу хакта Россия Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан буенча ведомстводан тыш сакчылык идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спартакиада кысаларында Казанда спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ОМОН һәм Росгвардия хезмәткәрләре яшь спортчылар өчен “Батырлык дәресе” уздырды.

Слетта Татарстанның кадет мәктәпләрендәге 15 командадан 150 кеше катнашты.

Чарада росгвардиялеләр ату кораллары күргәзмәсе оештырды. Яшүсмерләр аларны тотып фотога төште. Шулай ук аларга пилотсыз “Элерон”ны, аның техник мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

Икенче этапта ОМОНлылар лекция үткәрде, отряд эшчәнлеге турында фильм күрсәтелде, сорауларга җавап бирделәр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10