ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакайда Франция студентлары тәҗрибә туплый

22 февраль 2018, 22:00

Азнакайда Франция студентлары тәҗрибә туплый Алар мәгариф өлкәсендә халыкара алмашу кысаларында килгәннәр.

(Азнакай, 22 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Франциянең Шамони шәһәреннән педагогик университетта белем алучы 4 студент 10 көн дәвамында Азнакай районында мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирү системасын өйрәнәчәкләр, дип хәбәр итә район газетасы.

Алар мәгариф өлкәсендә халыкара алмашу кысаларында килгәннәр.

22 февральдә французлар Азнакай 2 нче урта мәктәбендә Туган тел көне уңаеннан оештырылган район семинарында катнаштылар, ачык дәресләрдә булдылар, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10