ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакай районы газетасының бүлек мөхәрриренә мактаулы исемле бирелде

23 февраль 2018, 01:00

Азнакай районы газетасының бүлек мөхәрриренә мактаулы исемле бирелде Каләмегез беркайчан да тутыкмасын, йөрәгегездә илһам уты сүрелмәсен, Резеда Сәрвәровна! - диелгән район газетасында.

(Азнакай, 23 февраль, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакай районында Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Маяк” газетасының бүлек мөхәррире Резеда Шәриповага “Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән абруйлы исем бирелде, дип яза җирле басма.

Хезмәттәшебезне зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез. Каләмегез беркайчан да тутыкмасын, йөрәгегездә илһам уты сүрелмәсен, Резеда Сәрвәровна! - диелгән район газетасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10