ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районының иң олы кешесе Федора Кудряшовага 102 яшь тулды

23 февраль 2018, 02:00 , Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешән районының иң олы кешесе Федора Кудряшовага 102 яшь тулды Дөрес, Федора Гавриловнаның яшәү буенча теркәлү урыны Түбән Камада, 100 яшьлек юбилеен да шунда билгеләп үткәннәр.

 (Чирмешән, 23 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының иң олы кешесе Федора Кудряшовага 102 яшь тулды. Дөрес, Федора Гавриловнаның яшәү буенча теркәлү урыны Түбән Камада, 100 яшьлек юбилеен да шунда билгеләп үткәннәр, дип яза җирле басма.

Чирмешәнле Октябрь революциясенә кадәр, 1916нчы елны Девичья Поляна авылында дөньяга килгән. Сугыштан соң фронтовик Григорий Кудряшовка тормышка чыга. Алар бергә озак яшәмиләр, сугыштан инвалид булып кайткан ире, 1949нчы елны вафат булган. Федора Гавриловна 33 яшендә өч бала белән кала, берүзе аларны аякка бастыра. Гомере буе колхозда эшләгән, 80 яшькә кадәр умарталар асраган.

-Әни - бик уңган кеше. Гомерен эшләп уздырган. Хәзер дә әле, Аллага шөкер, аякта. Әле кан басымын да аппарат белән үзе үлчи, даруны да күпме кирәк шулкадәр каба. Элек татар җырларын тыңларга ярата иде. Соңгы вакытта колаклары начар ишетә шул. Әмма хәтере искиткеч яхшы, элек булганнарны да бер дә онытмый, - ди 71 яшьлек Анастасия Григорьевна. Бүген әнисе аның тәрбиясендә Иске Котышта яши.

Федора Гавриловнаның олы кызы Зинаида Суриковага да инде 80 яшь тулган, ул Ульяновкада яши, ә бер баласы инде гүр иясе.

-Әнинең туган көненә балалар да кайтырга тиеш, - ди Анастасия Григорьевна.- Бүген аның 13 оныгы, 17 оныкчыгы һәм оныкчыкларының да 6 баласы бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10